Татарстанда Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү формалары билгеләнәчәк
ТР Дәүләт Советы депутатлары Ватанны саклау барышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен көйләүче закон проектын парламентка кертте, дип яза «Татар-информ» МА.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, бу проект Ватан сагында корбан булганнарның истәлеген саклау һәм ил тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан әзерләнгән. Документта истәлекне мәңгеләштерү формалары, шулай ук бу өлкәдә республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре билгеләнә.
Закон проектын махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычны үтәгәндә алган яралар, контузия, зыян яки авырулар аркасында вафат булганнарга да кулланырга тәкъдим ителә.
Моннан тыш, Татарстанның Хәтер китабын алып бару һәм саклау тәртибен раслау өлеше дә җайлана.
Бу юнәлештә яшьләрдә халык тарихына хөрмәт, республика һәм ил өчен горурлык хисләре тәрбияләү, буыннар дәвамчанлыгын саклау, Ватан сакчылары батырлыгын пропагандалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев