САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары «Тынычлык күгәрчене» ясадылар

Быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгы билгеләп үтелә. Җиңү көне ул – күз яшьләре белән искә ала торган бәйрәм.

9 майда шатлык һәм горурлык яшьләре ачы һәм югалту яшьләре белән бергә кушыла. Без, хәзерге буын, тыныч күк астында яшәвебез белән бәхетле. Бабайларыбыз һәм әбиләребез кичергән язмыш сынауларын беркем һәм беркайчан да күрмәсен. Шундый теләкләр белән Сарман урта мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган «Тынычлык күгәрчене» мастер-классында катнаштылар. Аның төп максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм сугыш елларында совет халкының батырлыгы турында тарихи истәлекне саклау. Күгәрчен – тынычлык, сугышларга каршы көрәш символы.

Фотолар үзәкләштерелгән район китапханәсенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев