Татарстанда льготалы категория гражданнарга торак өчен 141,5 млн сум юнәлтеләчәк
2026 елда Татарстанда аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча программалар дәвам итәчәк. Республика Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, бу максатларга федераль бюджеттан 141,5 млн сум каралган, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу акчалар сугыш, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, инвалидларга, шулай ук инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Бюджет күрсәткечләре буенча, «Ветераннар турында» законы көченә кергән гражданнарны торак белән тәэмин итүгә 10,3 млн сум билгеләнгән. Тагын 126,6 млн сум «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» законы нигезендә гражданнарны яклауга юнәлтеләчәк.
Моннан тыш, Россия Президенты указы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту өчен өстәмә 5,6 млн сум бүлеп биреләчәк.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, ветераннарны һәм инвалидларны торак белән тәэмин итү республика социаль сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев