ГТХМ иртәгә төнлә һәм көндез көчле җил турында кисәтә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 6 май кичен, 7 май төнендә һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Казанда 6 май кичен яшен яңгыр да булырга ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.
Мондый һава торышында мөмкин кадәр өйдә калырга, балаларны күзәтүсез калдырмаска киңәш итәләр. Урамга чыкканда, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр линияләре янында тормаска, шулай ук анда автомашиналар куймаска кирәк. Йорт диварлары янына да качарга ярамый – түбәдән япмалар төшүе ихтимал. Шәхси йортлар ишегалдындагы конструкцияләрнең тотрыклылыгын тикшерү дә мөһим. Балконнардан һәм лоджияләрдән начар бекетелгән әйберләрне алырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев