Татарстанда «Россиянең югары социаль эффективлыклы оешмасы» бәйгесе старт ала
Республикада ел саен уздырыла торган әлеге Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына әзерлек эшләре башлануы хакында ТР Министрлар Кабинеты карарында әйтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Документта 2026 елда бәйгене оештыру буенча чаралар планы расланган. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына конкурсны уздыру, йомгаклар ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү кагыйдәләре турында теләүчеләргә вакытында хәбәр итү йөкләнә.
Республиканың башкарма хакимият оешмалары җитәкчеләре чараларны үтәүне тәэмин итәргә, шулай ук бәйгедә катнашу өчен кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм күрсәтергә тиешләр.
Конкурста катнашырга ниятләүчеләрдән гаризалар 2026 елның 1 июненә кадәр кабул ителә. Боерыкны үтәүне контрольдә тоту вазыйфасы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев