Татарстанда эссе көн: 28 градус, яшен һәм секундына 15 метрга кадәр җил
Бүген, 6 майда, Татарстанда аномаль җылы, ләкин тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
Республика территориясендә алмашынучан болытлылык көтелә. Казаннан тыш, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, әмма урыны белән аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр (Казанда исә секундына 12 метрга кадәр генә) көчәячәк.
Төн җылы булачак – +8..+13 градус. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак, Казанда термометрлар +25..+27 градусны күрсәтәчәк.
Алдан әйтелгәнчә, бу атнада да Татарстанда температура артачак, аномаль җылы һава торышы урнашачак, ул климат нормасыннан дүрт-биш градуска югарырак булачак.
Районда да шундый ук һава торышы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев