2 апрель 2026 яңалыклары
-
Призывникларга республикада кәгазь дә, электрон да повесткалар җибәрелә
Республикада булачак солдатларны хәбәрдар итү өчен кәгазь һәм электрон повесткаларны куллану дәвам итә. Бу хакта республиканың хәрби комиссары Юрий Беляев белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Татарстан редакцияләрендә хезмәткәрләрнең уртача яше – 44
Казанда «Энергопром» форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов статистика белән уртаклашты. Аның сүзләре буенча, төбәктә редакция хезмәткәрләренең уртача яше 44кә җитә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Россельхозүзәк» филиалының район бүлеге начальнигы файдалы киңәшләр бирде
Бүген безгә кунакка «Россельхозүзәк» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов килде.
-
Мөхәммәтшин: Тукай поэзиясе дөнья мәдәниятенең мөһим өлешенә әйләнде
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» исемле Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады. Чарада фәнни хезмәткәрләр, белгечләр шагыйрьнең әдәби мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту, киләчәк буыннарга тапшыру, шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләрен карады, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
ТР Хезмәт министрлыгы: тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60-65% мәктәптә кала
Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60–65 проценты укуын 10-11 сыйныфларда дәвам итә, 35-40 проценты исә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен сайлый, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Өй интернеты: авылларда сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды
Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы республикадагы зур булмаган торак пунктларның югары тизлекле интернетка ихтыяҗын ачыклау максатыннан үткәрә торган сораштыру вакытын сузды. Хәзер 30 апрельгә кадәр тавыш бирергәмөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманда иң көчле көрәшчеләр бил алышачаклар
Районыбызда күп кенә матур традицияләр бар. Шуларның берсе – тумышы белән Колмәт авылыннан булган райондашыбыз, танылган көрәшче – ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы, СССРның спорт остасы Хаҗип Гәрәев истәлегенә республика турниры үткәрү.
-
Республикада улына мопедта йөрергә рөхсәт биргән ир-атны хөкем итәләр
Кайбыч районында бер ир-атка карата җинаять эше тәмамланган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ул 13 яшьлек баласына мопед сатып алган. Үсмернең транспорт белән идарә итү хокукы булмавына карамастан, әтисе аңа йөрергә рөхсәт биргән, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Райондашыбыз Наил Рәҗәповны Малахов кунакка чакырган
Агымдагы елның 2 апрелендә “Россия - 1” телевизион каналында махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз Наил Нияз улы Рәҗәповны күрсәтәчәкләр.
-
Татарстанда +16 градуска кадәр җылы булачак, яңгыр явуы ихтимал
Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе прогнозлары буенча, бераз яңгыр төшәчәк. Иртән урыны белән томан күзәтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.