САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Республикада улына мопедта йөрергә рөхсәт биргән ир-атны хөкем итәләр

Кайбыч районында бер ир-атка карата җинаять эше тәмамланган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ул 13 яшьлек баласына мопед сатып алган. Үсмернең транспорт белән идарә итү хокукы булмавына карамастан, әтисе аңа йөрергә рөхсәт биргән, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Узган елның җәендә яшүсмер бер торак пунктта мопедта юлга чыга. Ул хәрәкәт кагыйдәләрен боза һәм берьюлы ике машина – шул исәптән «КАМАЗ» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә бала авыр имгәнүләр ала, ди Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның әтисенә карата «Балигъ булмаган баланы аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» маддәсе буенча эш кузгатылган. Хәзерге вакытта бу эш судка тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев