“Яңа ел куяны” – Сезнең караш
Хөрмәтле төркемдәшләр!
Киләсе 2023 ел – Көнчыгыш календаре буенча Куян елы. Инде аңа аяк басарга да санаулы гына вакыт калып бара. Яңа елга бүләк йөзеннән, без райондашларыбыз өчен “Яңа ел куяны” дигән кул эшләре бәйгесе игълан итәргә булдык. Кул эшләре куянга багышланырга, аларда куян сурәтләнергә тиеш. Шулай итеп, Сез Яңа ел куянын ничегрәк күз алдына китерәсез? Кул эшләренә килгәндә, бәйлисезме, тегәсезме, аппликация ясыйсызмы яки башкасымы – монысы Сезнең фантазиягезгә бәйле.
Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Бәйгедә иң кечкенә балалардан алып иң өлкән әби-бабайларыбызга кадәр катнаша алалар. Кул эшләрен редакциягә алып килергә кирәк.
Бәйгегә бүген, ягъни 1 декабрь көнне, старт бирелде һәм ул 20 декабрьгә (әлеге датаны да кертеп) кадәр дәвам итәчәк. Ә җиңүчегә бүләккә – бездән “Тылсымлы әкият”. Кул эшләреннән редакциядә күргәзмә дә оештырачакбыз. Теләүчеләр аның белән дә таныша алачаклар. Ә кул эшләренең фоторәсемнәре сайтка куеп барылачак. Безнең белән бергә булыгыз! Шулай итеп, эшкә тотындык, дуслар!
Ихтирам белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге.
РЕКЛАМА
Филиал АО ТАТМЕДИА "Сарман ИРЦ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев