САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Камилә Гайнетдинова

Укытучы! Бик җаваплы һәм авыр аның хезмәте.

Укытучы – ул безгә белем бирә торган кеше. Мин укытучының эше никадәр авыр икәнен беләм, чөнки әнием укытучы булып эшли. Ул Әлмәт авылының Морад Рәмзи исемендәге урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Әнием үзенең эшен чын күңелдән яратып башкара һәм вазыйфасын җаваплы итеп үти. Аның педагогик стажы утыз җиде елны тәшкил итә. Әнием балачактан ук укытучы булырга хыялланган. Аның сөйләвенчә, ул үзеннән түбән сыйныфта укучы балалар белән укытучылы уйнаган. Ул – үз эшенең остасы. Әнием үз эшеннән тәм, тормышыннан ямь табып яши. Намуслы һәм тырыш хезмәте өчен күпсанлы грамоталар, дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук әнием “Татарстанның мәгариф отличнигы” исемен лаеклы рәвештә йөртә. Әни безне тәмле ризыклар пешереп тә сыйлый. Буш вакытларында сканворд, кроссворд чишәргә, китап укырга ярата. Кош-корт, матур бакча үстерү дә – әнием хезмәте. Мин әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул – миңа якты маяк, үрнәк әни. Киләчәктә, бәлки, мин дә әнием сайлаган юлдан китеп, дөньядагы иң изге, иң кирәкле һөнәр – укытучылыкны сайлап, укытучылар династиясенең бер вәкиле булырмын.
Камилә Гайнетдинова, Сарман урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев