“Сөлгеле атналык”ка рәхим итегез!
Хөрмәтле райондашлар!
Бүген “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына яздыру кампаниясе кысаларында үткәрелә торган ункөнлекләрнең чираттагысына старт бирелде. Ул “Сөлгеле атна” дип атала һәм 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез: язылу кампаниясе башланганнан бирле ташламалы, бакчачы, хәтер, икмәкле, баллы ункөнлекләр үткәрелде һәм аларның һәркайсының җиңүчеләре ачыкланды, призлар тапшырылды.
“Сарман” белән “Новый Сарман”га почта элемтәсе бүлегендә, барлык элемтә бүлекчәләрендә язылырга мөмкин. Ә газеталарның альтернатив вариантларына Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язылырга була. Аларны редакциядән яки үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салоныннан килеп алырга да кирәк булачак. Газеталарыбызны сәүдә нокталарыннан сатып алырга да мөмкин.
Без вакытлыча мәгариф бүлеге бинасының икенче катына урнаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев