САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Зәйтүнә” чишмәсе авылдашларны очраштырды

-

“Зәйтүнә” чишмәсе авылдашларны очраштырды 

Россиядә гаилә елы уңаеннан, Иске Кәшер авылында “Зәйтүнә” чишмәсе янында 'Безнең гаилә” дип исемләнгән театральләштерелгән чара үткәрелде. 

- Авылыбызның гүзәл кызы “Зәйтүнә” чишмәсенә суга төште. Ул чишмә белән серләшеп, күңелен ачып, җырлый-җырлый, су алды. Ә чишмә янында таллыкта аның сөйгән яры, мәхәббәте кызны күзәтә иде. Кыз көянтәсен кулга алуга, егет таллык арасыннан чыгып, кыз янына килде. Күзләр очрашты. Егет кызның көянтәсен алып, аны өенә кадәр озата кайтты. Бәйрәм уен-көлке, җыр белән үрелеп дәвам итте, - дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Тәнзилә Әкселмәрданова. Бәйрәмдә изге чишмәне карап, тәрбияләп торучы ике гаиләгә – Миннәхмәтовлар һәм Хәйдәровлар гаиләләренә дә сүз бирелә. Чишмәләргә багышлап, шигырьләр укыла. Соңыннан барысы да чишмә янында чәй табынында сыйланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев