Татарстанда урак кампаниясе тәмамланып килә
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда урак кампаниясе тәмамланып килә

Татарстан хуҗалыклары 3 миллион тонна ашлык җыеп алу чиген узды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итүенчә, республикада урак кампаниясе 78 процентка тәмамланган.

Республика буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 35,3 центнер тәшкил итә, бүгенге көнгә 861 мең гектар мәйдан суктырылган. Кыр эшләрендә барлыгы 3,1 мең ашлык җыю комбайны хезмәт итә.

Югары күрсәткечләр — гектарыннан 40 центнердан артык — Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш районнарында теркәлгән.


Нет комментариев