Татарстанда азык бодаенда пестицидлар нормасы арткан
Чистай һәм Алексеевск районнарында 2025 елгы уңышның ике партия бодаенда – гомуми авырлыгы 4,5 мең тонна булган үрнәкләрдә – пиримифос-метил пестицидының рөхсәт ителгән күләме артып киткән. Бу хакта АПК продукциясенең куркынычсызлыгы һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстандагы филиалы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов сүзләренә караганда, бодайда пестицид күләме 0,218–0,247 мг/кг тәшкил иткән. Техник регламент буенча рөхсәт ителгән чик исә 0,1 мг/кгнан артмаска тиеш. Димәк, норма ике тапкырдан да күбрәккә узылган.
Бу күрсәткеч игенне элеваторларда яки терминалларда саклаганда эшкәртү кагыйдәләре бозылганын раслый. Пиримифос-метил – балык, бал кортлары һәм файдалы бөҗәкләр өчен бигрәк тә куркынычлы матдә. Кешедә аның белән агулануның төп билгеләре – күңел болгану, косу, эч спазмалары, күз карасы кысылу, пульс акрынаю.
Быел бу беренче очрак түгел. 2026 ел башыннан бирле филиал белгечләре ясмык, карабодай һәм арпа партияләрендә – гомуми 684 тонна авырлыктагы продукциядә – тагын өч очракта пестицид нормасы артуны ачыклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев