Татарстанда Агросәнәгать мәгълүмат системасын яңартуга 27 миллион сум бүлелгән
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасын яңарту проекты башлый. Дәүләт сатып алулары порталында игълан ителгәнчә, платформаны яңарту өчен 27 миллион сум акча бирелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Яңа система төзеткәч, төбәкнең аграр өлкәсендәге 4 меңнән артык катнашучыны уртак санлы мәйданда берләштерергә тиеш. Бу платформа мәгълүматлар җыю һәм аларны анализлауны автоматлаштыру, авыл хуҗалыгы процессларын контрольдә тоту, шулай ук терлекләрне исәпкә алуны оештыру чарасы булып торачак.
Система — Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша шәхси кабинетлар ярдәмендә эшләячәк. Анда җирләрне күзәтү, басуларны эшкәртүне күзәтеп тору, шулай ук отрасль буенча мәгълүмат җыю өчен аерым модульләр керә. Аерым игътибар геомәгълүмат хезмәтләренә һәм терлекләрне санлы исәпкә алуга бирелгән.
Платформаны гамәлгә кую аграрийлар белән дәүләт органнары арасында оператив хезмәттәшлек итү, исәп-хисапны гадиләштерү, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәм чаралары турында вакытында хәбәр бирү мөмкинлекләрен ачачак. Барлык мәгълүматлар киләчәктә анализлау һәм күрсәтмә формага китерү өчен бердәм базда сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев