САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыкларында техник караулар башланды

Район хуҗалыкларында булган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның арбаларына техник караулар башланды.

 

 Тикшерүләргә беренче булып «Нөркәй» агрофирмасындагы техникалар куелды. Биредә булган 66 берәмлек техниканың барысы да куелган, хәзерге вакытта аларны тикшерү бара. Бу сәгатьткә тикшерелгәннәрендә кимчелекләр табылмады.

Мондый тикшерүләрнең әһәмияте турында аларның барышы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның үзенең танышуы ук әйтеп тора. Механизаторлар янында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, «Агрокөч төркеме» ЯАҖ директоры Фәнис Газетдинов, баш инженеры Фәрит Хәкимов, агрофирма директорлары, башка белгечләр булдылар.

Бу турыда тулырак язма – газетаның киләсе санында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев