САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның алдынгы механизаторы гомер бәйрәмен басуда каршылады

-

Бүген “Сарман” агрофирмасының тракторчы-машинисты Гайнуллин Дамир Мөнир улына 60 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, район Советының Мактау грамотасын, истәлекле бүләк тапшырды. 

- Тулы шатлык, тулы бәхет бары тик туган якта гына була ала. Яшәүнең мәгънәсен, тәмен һәм ямен бары тик хезмәттә күрәм, - диде юбиляр. 

Быел ул уналтынчы урып-җыю кампаниясендә катнаша. Мактаулы механизаторның исеме райондашларга яхшы таныш. Менә ничә еллар ул үзенең хезмәт тәҗрибәсенең бай, нәтиҗәле икәнен раслап килә. Чәчү чорында тракторы белән җир эшкәртсә, кукуруз, көнбагыш чәчүдә катнашса, уракка төшкәндә, комбайнга утыра. 

Без дә тырышлыгы белән хөрмәт яулаган, тынгысыз хезмәте белән үрнәк булган Дамир Мөнир улына ныклы саулык, гаилә иминлеге, балалар-оныклар куанычы телибез. Әлбәттә, хезмәт дәрте ташып торсын, егәрлеге кимемәсен, киләчәктә дә уңыш юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев