Районда терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техниканы тикшерделәр
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлек азыгы әзерләүгә чират җитте. Шул уңайдан бүген районда әлеге эштә катнашачак техниканы кабул итү буенча махсус конкурс үтте.
Эшләр «Сарман» агрофирмасының машина-трактор станциясеннән башланып китте. Тикшерү комиссиясе составына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, Татарстан Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Азат Сөләйманов, Яр Чаллы шәһәре – Тукай районы буенча бүлек начальнигы – баш дәүләт инженер-инспекторы Илнар Мөбәрәкҗанов, «Россельхозүзәк» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев керделәр.
«Сарман» агрофирмасындагы техника һәм саклаугычларның торышы белән танышканнан соң, барысы да «Нөркәй» агрофирмасының машина-трактор станциясенә юл тоттылар. Гомумән алганда, анда барысы да тәртиптә иде. Шуннан комиссия вәкилләре Шәрләрәмә бүлекчәсенә кагылдылар.
Нәтиҗә ясаганда, барлык критерияләр буенча җыелган баллар исәпкә алынды. Аларның саны буенча «Нөркәй» агрофирмасы җиңүче булып танылды – хуҗалык 98 балл җыя алды. «Сарман» агрофирмасы җиңүчедән өч баллга калышты. Өченче урында – 92 балл белән «Җәлил» агрофирмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев