САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда шикәр чөгендере алуны төгәлләделәр

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак тарихка кергән булса, район басуларында шикәр чөгендерен алу төгәлләнүе белән дә истә калачак.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, бүген басу-кырларда булып, соңгы бишкөнлек җиңүчеләренә сертификатлар тапшырдылар. Бүләкләү традициясе буенча иң элек ургычы 9 метрлы комбайннарда эшләүчеләр барлана. Әлеге номинация җиңүчеләре янында булып, җитәкчеләр тырыш механизаторларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр. “Җәлил” агрофирмасында хезмәт куючы Илсур Ильясов бу юлы да алдынгылык дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган. Аның хезмәттәше Илнур Галимов та сынатмаган – аңа 3 урын өчен бүләк тапшырдылар. “Сарман”нан Ирек Нурисламовны икенче булганы өчен бүләкләделәр.
Чөгендер алу комбайннарында хезмәт куючылар арасында беренчелекне янә “Җәлил”леләр алдылар. Равил Абдуллинның эш күрсәткече иң яхшылардан булып танылды. “Сарман” чөгендерчесе Руслан Әһелтдинов – икенче, “Нөркәй”дән Рамил Салихов өченче урын өчен акчалата бүләк алдылар.
Чөгендер үстерүдә тырыш хезмәт куйган агрономнарны да бүләкләү матур гадәткә керде. Җир белгечләре арасында “Җәлил”агрофирмасы агрономы Мөхәррәм Мәхмуриев беренче булды. Рамил Шакирҗанов (“Сарман”), Рафис Гайсин (“Нөркәй”) икенче-өченче урыннар өчен бүләккә ия булдылар.
Чөгендер алу кампаниясенең төгәлләнүе хакында тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев