САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Районда чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде

.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, басу-кырларда булып, урып-җыю кампаниясенең чираттагы бишкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, акчалата сертификатлар тапшырдылар.

Беренче төркемдә, ягъни чит ил техникасында хезмәт куючылар арасында өч призлы урынны да “Җәлил” агрофирмасы механизаторлары яулады. Ленар Якупов, туганнар Айнур, Илдар Харисовлар акчалата бүләк алдылар.  

Икенче төркем – ургычлары 9 метрлы комбайнда эшләүчеләр арасында җиңү “Сарман” агрофирмасыннан Ринат Сәгъдәтовка елмайды. Аның хезмәттәше Нияз Юнысов өченче булды. “Җәлил”дән Илмир Солтанов икенче урын өчен бүләк алды. Өченче төркемдә, ягъни кыскарак – 7-7,5 метр чапкычлы комбайннар арасында җиңүне бу юлы “Сарман” агрофирмасыннан Динар Гыйльфанов яулады. Икенче-өченче урыннарны “Җәлил”дән Айнур Әхәтов белән Айнур Закиров бүлештеләр. 

Чөгендер игүдә нәтиҗәле хезмәт куючылар да бүләксез калмадылар. Экипажлар арасында җиңүчеләр булып “Нөркәй”, “Сарман” агрофирмасы механизаторлары әтиле-уллы Руслан һәм Раил Миннемөхәммәтовлар, Фәрхәт Салихов танылдылар. Татлы тамыр төяүдә хезмәт куйганнар арасында “Нөркәй”дән Рамил Салихов белән “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Руслан Әһелтдинов бүләкләнделәр. Тынгысыз агрономнар Рамил Маликов (“Сарман”), Әнәс Мөхәммәтҗанов (“Нөркәй”), Гөлнара Гарифуллина (“Җәлил”) да акчалата бүләк алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев