САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Район басуларыннан 293254 тонна шикәр чөгендере казып алынган

Көз җиткәч, бакчачыларның эшләре кими. Бәрәңге алынып, базларга салына, башка яшелчә, җиләк-җимешкә дә чират җитә. Кызыл чөгендер, шикәр чөгендере дә алына. Ә менә басу-кырлардагы татлы тамыразык белән эшләр башкачарак тора.

Анда чөгендер алу эшләре октябрь-ноябрь айларында да дәвам итә. Явым-төшемнәр генә чөгендерчеләргә бераз ял итеп алырга мөмкинлек бирәләр.

– 30 октябрьгә 9115 гектардан 6910ы гектар алынган. Бу барлык мәйданның 76 процентын тәшкил итә. Барлыгы 293254 тонна шикәр чөгендере казып алынган. Гектарыннан уртача уңыш – 425 центнер. Чөгендер алуда ун комбайн эшли, шуларның «Җәлил» агрофирмасындагы өчесе – яңалар. Төяү эшләре өч агрофирмада да бара, чыккан уңыш Зәй шикәр заводына тапшырыла, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев. 

Зәйгә озатыласы тамыразык әле шактый күренә. Зур-зур кагатлар белән без чираттагы бишкөнлекләр нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләү чарасы барышында таныша алдык. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, югарыда телгә алынган Николай Сахуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.

Без юлга кузгалганнан соң озак та вакыт үтмәде, яңгыр ява башлады. Чөгендерчеләр эшләрен туктатырга мәҗбүр булдылар. Шулай да алар кайтып китәргә ашыкмадылар – җитәкчеләр игътибары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең күңелләренә хуш килде.

Нәтиҗә берьюлы ике бишкөнлек – 8-12 октябрь һәм 13-18 октябрь буенча ясалды. 

Чөгендер алучылар арасында ике бишкөнлектә дә җиңүче булып «Сарман» агрофирмасыннан Фәрхәт Салихов танылды. «Нөркәй»дән Руслан Миңнемөхәммәтов белән Рәмис Латыйпов, «Җәлил»дән Рафаэль Мәрданов та үзләренә тиешлесен алдылар. «Сарман»нан яңа исем – Альберт Хәсәнов та күренде.

– Чөгендер алу кампаниясендә икенче ел гына эшлим әле. Төрле чаклар була, зарланырлык түгел. Шикәр чөгендере алучы комбайнда вакытлыча гына йөрим, төп эшем шулай ук авыл хуҗалыгы белән бәйле. МТЗ-1221 тракторында чәчү белән шөгыльләнәм, кукуруз араларын эшкәртәм, башка төрле эшләр дә башкарам. Техникага күңелем ята минем. Әтием Рубис, урыны оҗмахта булсын, барлык диярлек ир туганнарым шушы өлкәдә эшләделәр. Яшь чактан техника арасында үскәч, авыл хуҗалыгы миңа да якын, – дип, үзе белән таныштырды Илексаз авылы егете.

«Нөркәй» агрофирмасыннан төяүдә эшләүче Рамил Салихов аеруча җитезлек күрсәтте. Беренче бишкөнлектә ул үз хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешсә, икенчесендә «Җәлил»леләргә ярдәмгә килде. Техника ватылып торган арада шулай бер-берсенә ярдәмгә киләләр чөгендерчеләр. Ике бүләкләүдә дә Рамил Салихов беренче урыннарга лаек булды.

Руслан Әһелтдинов («Сарман» агрофирмасы) исә икенче урында урнашты. Шикәр чөгендерен алуда һәм эшкәртүдә катнашучы агрономнар арасында «Нөркәй»дән Илсур Нуриәхмәтов, «Җәлил»дән Мөхәрәм Мәхмүриев белән Рөстәм Минһаҗев, «Сарман»нан Рамил Маликов «иң-иңнәр» булып танылдылар.

Эшләр болай дәвам итсә, тиздән район басуларыннан чөгендер алынып та бетәр. Һава торышы уңай булсын!

Сүз уңаеннан

Шушы көннәрдә чираттагы бүләкләнү чарасы үтте. Бишкөнлек нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге белән sarman-rt.ru сайтыннан таныша аласыз.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев