“Нөркәй”леләрне Татарстан Рәисе бүләкләде
“Нөркәй” агрофирмасы механизаторларын бишкөнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
Ургычлары 9 метрны тәшкил иткән техниканы иярләүче беренче төркемдә беренчелекне яулаган Рузил Сафин, өченче урынны алган Нияз Дәүләтов, ургычлары 6 метрлы комбайннарда ашлык суктыручы механизаторлар арасында өченче булган Алмаз Һадиев бу көнне күптәннән көттеләр инде. Явым-төшемнәр аркасында, аларның хезмәте алдагы ике бишкөнлектә бәяләнә алмый калган иде. Бу юлы исә аеруча горурлык хисе кичерделәр алар. Быелгы урып-җыю кампаниясе алар өчен аеруча истәлекле булырдыр, мөгаен. Республика җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләре ишетү тагын да җилкендереп җибәрде үзләрен.
- Уңышлар телим, егетләр. Исән-сау булып, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга язсын сезгә, - диде Рөстәм Нургали улы, “Нөркәй”леләрнең кулларын кысып.
Аннан механизаторлар комбайннары янына ашыктылар. Басу өстенә техника гөрелтесе таралды, ә артларыннан икмәк тузаны күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев