Юлтимердән Гыйбадуллиннар династиясен Казан Сабан туенда бүләкләделәр
Авыл хуҗалыгы

Юлтимердән Гыйбадуллиннар династиясен Казан Сабан туенда бүләкләделәр

-

 

Кичә республикабыз башкаласы Казанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабан туен билгеләп үттеләр. Тантанага Юлтимер авылыннан әтиле-уллы Рамил һәм Рөстәм Гыйбадуллиннар да чакырулы иделәр. Аларның һәрберсенең үз крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Гыйбадуллиннар гаиләсен Сабантуйга фермерлар династиясе буларак чакырдылар. Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов тәбрикләде, акчалата бүләк, истәлекле бүләкләр тапшырды. «60 яшьлек юбилеем алдыннан менә дигән бүләк булды», – диде Рамил Гыйбадуллин.


Нет комментариев