Чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чираттагы биш көн нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган кыр батырларына акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Ивановка басуында көзге бодай суктыручы егетләр безне күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Бункерларына икмәк төягән комбайннар, бер-бер артлы килеп, көтеп торган машиналар арбасына көзге муллыкны бушаткач, үзләрен хөрмәтләргә килгән җитәкчеләр янына ашыктылар.

9 метрлы ургычы булган комбайнны иярләүчеләр арасында өченче урынны алган Илмир Солтанов (“Җәлил” агрофирмасы) бераз шелтәләп тә алды әле. “Минем комбайнны төшермәгез әле фотога, күз тия бит”, - диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Аңа кушылып, хезмәттәшләре көлештеләр. 6 метр ургычлы комбайнда эшләүче Айнур Әхәтовка беренче урын алганы өчен акчалата бүләк тапшырдылар. .

Илдар Харисов белән Ленар Якупов бу юлы да икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

“Сарман” агрофирмасының алдынгы механизаторы – ел да урып-җыю чорында макталучы Ринат Сәгъдәтов беренче төркемдә икенче урынга лаек булды.
- Егетләр, афәрин, булдырасыз. Һәр бөртек кадерле булган чор, алга таба да сынатмагыз, - диде Җәүдәт Миргаҗәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев