Вероника Хөсниевадан тәмле рецептлар
.
Балан пирогы
Камырны ярты литр сөт өстенә генә басам. ¼ стакан суда тоз эретәм, 1 кап камыр көпшәкләндергеч, кирәгенчә он кушам, аннан үзләндергәнче басам. Йомшак камырны ипләп кенә табага җәям һәм әзер эчлекне тигез итеп таратам. Эчлек өчен баланны пешерәм, аннан алма, манный, шикәр комы кушам. Пирогның өстен камыр белән каплыйм, аннан кыр-кырларын бөрәм.
Каз тозлау
Казны көнендә тозлау кирәк, дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Әмма ул, минемчә, ниндидер бер уйдырма гына. Какланган каз тәмле булсын өчен, аның җитлеккән, симез, эре булуы мөһим. Иң элек бер уч аш серкәсе белән казның бөтен җирен ышкып чыгам. Шулай эшләгәч, тоз да ныграк сеңә. Аннан 1 кап тоз белән казның эчен-тышын ныклап ышкыйм. Пергамент кәгазьгә төреп, чүпрәк белән чорныйм. Аннан верандага караңгырак җиргә бастырып куям. Беренче аенда 10 көн саен өстен аска әйләндереп торам. Аннан казлар шул рәвешле кыш чыгалар. Көннәр җылыта башлагач, ачып, тозын кагып, юып, теплицага эләм. 1 айдан каз бик тәмле булып өлгерә. “Чи ит” төсендә булсын өчен, казны кояшта азрак тотарга кирәк.
Тана итеннән урама
Малның (тана, тай) корсак итен (яфрак ите дә, диләр – авт.) кисеп алып, элпәсен куптарып, алдан сарымсак, тоз, борыч, төрле тәмләткечләр белән ныклап ышкып куям. Шуны урама (рулет) кебек төреп, духовкада пешерәм. Эченә кара җимеш, кишер уып та салырга мөмкин. Фольгага төрергә, яки җиңсәгә тыгарга да була. Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев