Сарманлылар кукурузны кышка маринадлап куялар
Кукуруз гына, димәгез, вакытында аны кулланып, витамин туплап калыгыз.
Райондашыбыз Лилия Абдуллинадан кукурузны консервлау рецепты:
- Башта банкаларны стерильләштерәбез. Әзер банкаларга кечкенә кукурузларны тутырабыз. Араларына сарымсак тырнаклары да салырга мөмкин. Өстенә әзер рассол агызабыз һәм духовкага тыгабыз. Кайнап чыккач, 10 минуттан алып, банкаларны тимер капкач белән каплап, ныклап төреп куябыз.
Рассол әзерләү өчен: 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 10ар данә хуш исле һәм бөртекле кара борыч, берничә бөртек канәфер, лавр яфрагы, ярты аш кашыгы бөртекле гәрчич кирәк. Су кайнап чыккач, 100әр грамм сыек май һәм аш серкәсе кушабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев