Салат
Кирәк булачак: тавык ите, шампиньон гөмбәсе , суган, плавленный сыр, майонез, йомырка, помидор, сарымсак 1-2 тырнак
Башта плавленный сырны (1 кап) йомырка ( мин 2 шт алдым), майонез, сарымсак белән болгатып соус ясыйбыз.
Иң аскы катка гөмбә белән суганны кыздырып ( тоз белән) салабыз. Аннан соус сылыйбыз. Икенче кат тавык ите. Кабат соус. Иң өскә шакмаклап турап помидор салабыз.
Салат әзер!
Рецепт авторы @alisa_fayzullina.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев