САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Районыбызның хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр

-

1. Ботка тизрәк пешсен өчен, аны акрынрак болгатырга кирәк. Тиз-тиз бутаганда пешү процессы арта.

2. Яшелчәләрдә витаминнар күбрәк саклансын өчен, кайнап торган суга салып пешерергә кирәк.

3. Пешкәндә кәбестә аклыгын сакласын дисәгез, бераз лимон согы өстәгез.

4. Фасольне йомшарып беткәнче пешерергә кирәк, каты яки пешеп җитмәгән фасольдә зарарлы матдәләр кала.

5. Бәрәңге боламыгы каралмасын өчен, кайнар сөт салырга кирәк. Салкын сөттән бәрәңге соргылт төскә керә.

6. Кыздырганда бәрәңгегә тозны алтынсу төскә кергәч кенә өстәргә кирәк.

7. Йомырканы көчле утта пешерсәң, агы каты, ә сарысы сыек була. Акрын утта — киресенчә.

8. Каймак яхшырак күперсен өчен, аңа йомырка агы өстәргә кирәк.

Фото:https://ru.freepik.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев