Райондашыбыздан ташкабак рецепты
АШ-СУ

Райондашыбыздан ташкабак рецепты

.

3 кг ташкабак, 2 баш сарымсак иттарткычтан чыгарабыз, 200 гр. шикәр комы(мөмкин азрак), аш кашыгы тоз, сыек май 200гр., томат пастасы 350 гр., төелгэн кызыл борыч 1-1,5 чәй калагы,(быел ташкабаклар сусыл түгел, помидор тозлаганнан калган томат рассолым бар иде шуны 300гр. куштым, алайса төбенэ бик нык утыра. Өч-дурт помидорны турап салырга мөмкин), кайнап чыккач 30 минут кайнатам, шуннан соң 100гр. уксус кушып болгатам да 1-2 минуттан сүндерэм, банкаларга тутырып куям.


Нет комментариев