Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Райондашыбыз Гүзәлия Гарипова борчакны ел да күпләп маринадлый

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Табигатьтә җәй хакимлек итә.

Урман-кырларыбызда, бакчаларыбызда җиләк-җимешнең, яшелчәләрнең мулдан өлгергән чоры. Шул уңайдан барчабыз да кышка әзерлек эшләре алып барабыз: төрле кайнатма-компот әзерлибез, салатлар ясыйбыз, үләннәр киптерәбез һәм башкалар.

Җәлилдә яшәүче поселок ветераннары хәрәкәте активисты, “Ак калфак” Татарстан хатын-кызлары региональ иҗтимагый оешмасының поселок бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипова ел да күпләп борчак маринадлый.

- Яшел борчакның кеше организмы өчен файдалы үзлекләре шактый. Аның составында аксым, кремний, аминокислоталар бик күп. Шулай ук "В" төркеме витаминнары, бигрәк тә нерв системасының нормаль эшләве өчен җавап бирүче В1, В6, В9 витаминнары җитәрлек. Борчак бөртекләрендә холестерин юк диярлек, аның составы майлар һәм натрий, марганец, магний, бакыр, фосфор белән баетылган. Яшь борчак кан тамырларын чистартуга һәм ныгытуга ярдәм итә. Ашказаны асты бизе авыруыннан интегүчеләргә яңа җыеп алынган борчак кына кулланырга мөмкин, - дип уртаклашты белгәннәре белән райондашыбыз. 

Гүзәлия Гариповадан борчак маринадлау рецепты:

Чистартылган борчакны, кайнап торган суга салып, 10-15 минут пешереп алырга. Өскә чыккан күбекләрен, вак чүпләрен җыярга. Аннан борчакларны алдан әзерләнгән стерильләштерелгән банкаларга сөзеп тутырырга (тулыр-тулмас булсын), өстенә әзер маринад коеп, 10-12 минут “пар мунчасы”нда стерильләштереп алырга һәм тимер капкач белән ябып куярга. Әзер банкаларны, бер көн каплап төреп тотканнан соң, салкынча урында сакларга.

Маринад:

1 литр су

1 аш калагы тоз,

2 аш калагы шикәр комы, 

2 аш калагы 9% уксус алына.

Ашларыгыз тәмле, тәннәрегез сихәт булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев