САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Наилә Гыйбадуллинадан – кычыткан ашы рецепты

Белгечләр әйтүенчә, май кычытканы аеруча файдалы.

Шуңа күрә бу айда кимендә ике-өч тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга киңәш итәләр. Сарманда яшәүче Наилә Гыйбадуллинадан сезгә кычыткан ашы рецепты тәкъдим итәбез. 
Кычыткан ашын ит шулпасыннан әзерләсәң дә була, ит салмыйча да пешерергә мөмкин. Бу очракта аны ит шулпасыннан пешерәбез. Пешеп җиткәч, итен алып куябыз. Шулпасын сөзеп, вак итеп туралган бәрәңге, эре угычтан чыгарылган кишер салабыз. Кычытканны пешекләп, вак итеп турыйбыз һәм йомырка белән туглыйбыз, бәрәңге пешеп чыгар алдыннан шулпага салабыз. Зур булмаган суган турап өстибез. Пешеп җиткәч, газны сүндереп, ашны ун минут тотабыз. Табынга катык яки каймак белән бирәбез 
Кычытканнан кышка тәмләткеч тә ясыйлар. Аны юып, турап киптерәләр һәм порошок хәленә килгәнче уалар. Кышка менә дигән тәмләткеч әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев