Макарон сайлый беләсезме?
АШ-СУ

Макарон сайлый беләсезме?

Макарон сайлаганда, аның нинди оннан ясалуына игътибар итәргә кирәк. Бодайның катылыгына карап, макарон А, Б һәм В төркемнәренә бүленә. Он сорты буенча югары, беренче һәм икенче сортлы була.

Иң сыйфатлы макарон А төркеменә керә, ул каты бодай (дурум) оныннан ясала. Мондый макарон пешкәч изелми, ябышмый. Аның гликемия индексы түбән, ул тазартмый.

Б төркеме макароннары пыяла сыман йомшак бодай оныннан ясала. Дөрес пешергәндә, ул формасын саклый. Анда крахмал күбрәк, туклыклы матдәләр азрак. Мондый макарон калорияле.

В төркеме макароннары ипи пешерә торган югары сыйфатлы бодай оныннан ясала. Ул күпкә арзанрак, әмма сыйфаты түбәнрәк, пешергәч ябыша.

Макаронның нинди төркемнән булуы мөһимрәк. А төркемендәге икенче сортлы макарон В төркемендәге югары сорттан файдалырак һәм тәмлерәк тә булачак.

 

 

Чыганак: https://yashel-uzan.ru/news/kirklekishlr/makaron-sailyi-belasezme


Нет комментариев