Иң файдалы  чикләвекләр
АШ-СУ

Иң файдалы чикләвекләр

-

-Җир чикләвеге (арахис). Альцгеймер авыруына каршы тора. Организмның эшкә сәләтен арттыра (аксым һәм майларның идеаль нисбәте).

-Эрбет (кедр) чикләвеге. Аппетитны киметә. Иммун системасына ярдәм итә (цинк). Хәтерне яхшырта (магний). Күзәнәкләрне ирекле радикаллар “һөҗүменнән” саклый (Е витамины).

-Пестә (фисташка). “Начар” холестерин күләмен 6 процентка киметә. Күзләр сәламәтлеген ныгыта (чөнки аңарда зеаксантин һәм лютеин бар). Күзәнәкләрне таркалудан саклый.

-Пекан чикләвеге (әстерхан чикләвегенә бик охшаган). Холестерин балансын торгыза. Организмның эшчәнлеген арттыра. Баш өянәгеннән коткара (мигрень).

-Бадәм (миндаль). Инсулин эшләп чыгаруны азайта. Авырлыкны киметергә ярдәм итә. Күзәнәкләрне ирекле радикаллар “һөҗүменнән” саклый.


Нет комментариев