САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бик тәмле салат рецептын тәкъдим итәбез, дуслар!

Кәбестә эчендәге помидорлар.

Кайнатмыйча, стерильләштермичә бик җиңел ясалалар. Өч литр шушындый салат ясау өчен, 1 кәбестә, 1,5 кг тирәсе помидор, 1 баш суган, 1әр данә баллы һәм ачы борыч, тәменчә петрушка һәм укроп алабыз. 
Һәр банкага 1әр дәфнә яфрагы, 3әр данә хуш исле борыч, 5әр данә кара борыч кирәк була. 
Маринадны түбәндәгечә әзерлибез: 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салабыз. 
Әзерләү ысулы: Чиста банкалар төбенә дәфнә яфрагы, хуш исле һәм кара борыч һәм ачы борычны боҗра формасында кисеп салыгыз. Соңыннан боҗралап кисеп, бер катлам итеп татлы борыч, суган, укроп һәм петрушка тезегез. Аның өстенә нечкә итеп киселгән кәбестә салып, бераз тыгызлагыз. Берничә урыннан тишеп, помидорларны урнаштырыгыз. Кәбестә, помидор катламнарын кабатлагыз, өстенә тагын берничә тасма татлы борыч салып, кәбестә сибегез. Өстенә кайнап торган су салып, капкач куеп, 15-20 минут тотыгыз. 15 минуттан соң суын кәстрүлгә түгеп, аңа тоз, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарырга һәм 2-3 минут пешерергә кирәк. Салат атар дип курыксагыз, кайнап торган суны ике тапкыр салыгыз. Маринадка, кайнап чыккач, аш серкәсе өстәгез, төгәл 1 минут кайнатып, уттан алыгыз. Банкаларга салыгыз, капкач белән каплагыз һәм банкаларны әйләндереп куегыз. Бик тәмле була! 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев