САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бәйрәм табынына - «Яңа ел» тәкыясе салаты

-

Салат өчен 500 гр сыер теле, 200 гр эре итеп туралган шампиньон, 150 гр вак бөтен шампиньон, 250 гр маринадланган кыяр, 4 пешкән бәрәңге, 1 кызыл суган, 100 гр угычтан чыгарылган каты сыр, 10 данә черри помидоры, 10 тәкәрлек йомыркасы, 100 гр майонез, тәменчә тоз һәм борыч, 1 аш калагы он, 2 аш калагы атланмай, 2 аш калагы зәйтүн мае, бераз киптерелгән сарымсак, бер тотам укроп кирәк.

Телне пленкалардан һәм тиресеннән чистартабыз, саламлап турыйбыз. Бөтен һәм туралган гөмбәләрне сарымсак порошогы, тоз, борыч салынган зәйтүн маенда 15 минут аерым-аерым маринадлыйбыз. Туралган гөмбәне бик нык кызган табада 5 минут кыздырып алабыз һәм суытабыз. Бөтен гөмбәләрне онда әвәләп алабыз һәм кыздырабыз. Анысын салатны бизәү өчен калдырабыз. Суганны — ярымбоҗралап, кыярны — саламлап, бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Гөмбәләр һәм тел белән кушабыз, тоз, борыч, майонез өстибез, тәлинкәгә зур боҗра формасында салабыз. Юып киптерелгән укропны зур булмаган ботакчыклар итеп ерткалыйбыз, боҗра өстенә тезәбез. Өстенә пешерелгән һәм яртылаш итеп киселгән тәкәрлек йомыркасын, помидорларны, кыздырылган гөмбәне урнаштырабыз, сыр сибәбез.

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

2

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев