Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Җәлилнең «Ак калфак» әйдаманы Гүзәлия Гарипова балтырган ашы пешерү серләре белән уртаклашты

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Халкыбызның борынгы милли ашларының берсе булган - балтырган ашын пешереп калырга тырышыгыз.

Балтырган - иртә язда урман-кырларда үсеп, үзенең тәмле көпшәләре белән балачакны искә төшереп торучы табигать җимеше дә әле. Аның составында күп санлы витаминнар гына түгел, тәнебезгә энергия бирүче, кәефне күтәрүче микроэлементлар да җитәрлек. Организмны кыш буе җыелган шлаклардан, токсиннардан да чистарта һәм холестеринны киметергә ярдәм итә. Балтырган үсемлегенең аш өчен яшь яфракларын (бәбәкләрен) һәм сусыл көпшәләре генә җыела.

  Аш пешерү тәртибе:

 Балтырган ашын ит шулпасында пешерү кулайрак (тәмлерәк була). Моның өчен -

- 2-2,5 л. шулпа

- 300-350 гр. балтырган

- 3-4 уртача бәрәңге

- 1 кишер

- 3 йомырка (2 сен пешерергә!

- 1 баш суган

- каймак яисә катык

- яшел суган, укроп, тоз, кара борыч.

Эш барышы:

 Балтырганны суда чайкап алып, ваклап турап куябыз. 2 йомырканы пешерәбез, 1 йомырканы сытып туглап куябыз. 

 Кайнап торган шулпага бәрәңге һәм кишерне турап салырга. Алар пешеп чыгуга, шулпага туралган балтырган һәм турап суган салына. 1-2 минуттан туглаган йомырканы да салып, ашны болгатып алырга һәм сүндерәсе. Аш әзер. Теләгәннәргә умач уып салырга да мөмкин. 

Пешкән йомыркаларны озынча 4кә бүлеп ашка салабыз, яшел тәмләткечләрне дә өстәп табынга бирәбез. Табынга шулай ук каймак, катык та куела.

Ашларыгыз тәмле һәм файдалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев