Сарман авылы һәм районының истәлекле урыннары
Районда тарих белән бәйле истәлекле урыннар шактый.
-
“Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” муниципаль учреждениесе
Тасвирлама: Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее 2010 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ачылды.
Сайт: https://sarman-muzei.kulturu.ru
Адресы: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 31 А йорт
-
Сарманда 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә салынган мемориаль комплекс
Тасвирлама: Мемориал 1997 елның 9 Маенда тантаналы рәвештә ачылды. Статуяның биеклеге – 5, киңлеге – 1,5 метр. Аның итәгенә урнаштырылган плитәләргә яу кырларында ятып калган, госпитальләрдә алган яралардан гомерләре өзелгән, сугышның утлы юлларында хәбәрсез югалган 6690 якташыбызның исемнәре уеп язылган. Ә плитәләр өстендә “Хәтер Уты” яна. Статуяның уң ягында өч метр ераклыкта якташыбыз – җәлилче, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше, фашист тоткынлыгында һәлак булган Зиннәт Хәсәновка багышланган стела куелган. Сул якта шулай ук якташыбыз – Советлар Союзы Герое Казаков Александр Афанасьевичка багышланган стела. Шушында ук Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларның исемнәре уеп язылган. Һәр елны 9 майда биредә митинг үткәрелә, һәйкәл итәгенә чәчәкләр салына. Мемориалдан ерак түгел – “Өч солдат” һәйкәле. Соңгы елларда аның янәшәсендә һава десанты, чик буе, инженерлык, диңгез һәм башка гаскәрләрнең ветераннарына багышланган истәлекле корылмалар – һәйкәлләр, стела һәм башкалар барлыкка килде. Комплекс – сарманлыларның яраткан урыны. Аның территориясен мәңге яшел чыршылар, июль башында бөтен тирә-юньгә хуш ис таратучы юкәләр бизи. Җәйге кичләрдә биредә уңайлы эскәмияләрдә яшьләр дә, өлкәннәр дә ял итеп утырырга яраталар. Янәшәдә генә Ял паркы булу да бик уңайлы. Бу сарманлыларның ялын тагы да тулырак һәм күркәмрәк итәргә мөмкинлек бирә.
Адресы: Сарман авылы, Ленин урамы, 16
-
Бакыр Тау
Тасвирлама: Бакыр Тау – тау токымнарын эшкәртү сәнәгате тарихи истәлеге. Сарман районы үзәге янәшәсендә урнашкан туристлык объекты. ХVIII гасырдан калган, тикшерелгән һәм әле дә сакланган иң иске рудниклардан санала. Мәгарә озынлыгы 2000 метрга җитә. Эчендә бозылмый торган, чиста сулы күл бар. Һава температурасы +7 С.
Адресы: Сарман районы, Сарман авыл җирлеге
-
Яхшыбай авылы мәчете
Тасвирлама: Яхшыбай авылы мәчете – Сарман районының Яхшыбай авылында урнашкан тарихи бина. Хәзерге вакытта аскы катында – фельдшер-акушерлык пункты һәм Дамир Гарифуллин исемендәге Яхшыбай авылы музее, өске катында авыл клубы урнашканнар.
Адресы: Сарман районы, Яхшыбай авылы, Мирная урамы, 20а.
-
Җәлил поселогындагы Дан Мемориалы
Тасвирлама: Бөек Ватан сугышында катнашучыларга монумент (Дан Мемориалы).
Адресы: Сарман районы, Җәлил поселогы, Җиңүнең 30 еллыгы урамы