САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман районының истәлекле урыннары

Сарман районының истәлекле урыннары
  • Тасвирлама:

    «Тырыш» чишмәсе Җәлил поселогының көньяк кырыенда өч – Сарман, Әлмәт, Азнакай районнары чатында урнашкан.

  • Адресы:

    Җәлил поселогы

Популяр булуына карамастан, чишмә күп еллар ремонтланмыйча килде. Аны төзекләндерү, матурлау эшләре «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе тарафыннан 1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында башланды. 2003 елда идарәнең яшьләр оешмасы аның өстеннән шефлык алды. 2004 елда чишмәләр комплексы төзекләндерелде, 2009 елда реконструкцияләнде, ә тагын өч елдан ул поселок Советы юрисдикциясенә тапшырылды. 2021 елда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән «Тырыш» чишмәсе комплексы торгызылды. Аның территориясендә балалар мәйданчыгы, өстәлләр белән беседкалар урнаштырылды. Янәшәдә генә – мангал һәм чүп салу өчен урналар. Чишмәгә таш баскычлар алып төшә. Ә аның суы бик тәмле һәм ул эчә торган суның барлык нормаларына һәм стандартларына җавап бирә. Чишмә җәлиллеләрнең иң яраткан ял урыны булып тора.