САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Стахеев һәм аның Сарман районындагы заводы

Стахеев һәм аның Сарман районындагы заводы
  • Тасвирлама:

    Стахеевның концерны иң эре монополистик берләшмә була. Аңа сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәүдә һәм кредит предприятиеләре керә.

  • Адресы:

    Петровский Завод авылы, Завод урамы, 35

1861 елда крепостное право бетерелгәч, Россиядә зур үзгәрешләр була. Казан губерниясендә фабрика-завод сәнәгате үсү күзәтелә. Стахеевның концерны иң эре монополистик берләшмә була. Аңа сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәүдә һәм кредит предприятиеләре керә. Үзенең эшчәнлеген 2 2,5 миллион сум капитал белән башлап, 1917 елга инде ул миллиардлы капитал белән эшли башлый. 1891 елда беренче гильдия сәүдәгәр В.Г.Стахеев Игәнә елгасы аккан якларга килә. Елга текә ярларны юа, Петровка авылы янында чиста чишмәләр ага. Бу матурлыкны һәм табигать байлыкларын (чиста чишмә һәм елга сулары, торф ятмалары, арзан чимал һәм эш көче) күреп, Стахеев елга ярында чишмәләр янында спирт җитештерү заводы төзергә карар кыла. Шул ук елны заводта аракы да җитештерелә башлый. Заводка Петровский Завод исеме бирелә. Элек бу урында ом же году было освоено производство водки. Завод получил название Петровский спиртзавод. Василий Григорьевич Стахеев вафат булгач (1896), «Григорий Стахеев һәм аның уллары» сәүдә йортының капиталы варислар һәм хуҗаның абыйсы арасында бүленә. Соңыннан ике яңа гаилә предприятиесе рәсмиләштерелә: «В.Г.Стахеев һәм варислар» (1899) һәм «Григорий Стахеев һәм аның уллары». Петровка шәраб заводы «Григорий Стахеев һәм аның уллары» сәүдә йорты юрисдикциясенә күчә (идарәче – Иван Иванович Стахеев). Утар, сөрүлек җирләре һәм башкалар – «В.Г.Стахеев һәм варислар» сәүдә йортына. (идарәче – Петр Васильевич Стахеев). 1910 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1920 елга кадәр авыл Уфа губерниясе Минзәлә уезды Язикәү волостена керә, 1920 елдан – Минзәлә, 1922 елдан – ТАССРның Чаллы кантонына. 1930 елның 10 августыннан ТАССРның Сарман районына карый башлый. Гражданнар сугышы елларында завод тувлысынча җимерелә. Соңыннан яңадан торгызыла. Беренче директор Приказчиков П.С. була. Затор бүлекчәсе, ачыту, чүпрә, аппарат, котельная, ректификация, солодовня, лаборатория, душ-ванна, бөртек өчен склад, механик мастерской, кузница, столярлык мастерское, аракы цехы, компрессор станциясе, үлчәү будкасы и сакчылык будкасы сафка бастырыла. Шул ук вакытта бик күп торак йортлар, балалар бакчасы, амбулатория төзелә. Заводта эш авыр була. Аңа торф, утын ягалар, аларны үгезләр, атлар белән ташыйлар. Судак А.Е. директор булганда, завод икенче яшьлеген кичерә. Тату коллектив туплана. Күп эшләр механикалаштырыла, цехлар яңартыла. 1985 елда М.С.Горбачев эчкечелек һәм алкоголизм белән көрәш турында карар чыгара. Күп заводлар, шул исәптән безнеке дә ябыла. 1987 елда завод крахмал-патока җитештерә башлый. Күп эшчеләр кире эшкә кайта. Завод үзенең чималын Красноярск, Краснодар, Башкортостан, Пермь, Алтайдагы предприятиеләргә җибәрә. Спиртзавод м альтоза, техника кләй, кукуруз т аякчыклары чыгара башлый. 1991 елдан спирт җитештерүгә күчә. Бер тәүлеккә 2000 декалитр продукция җитештерә. Директорлар булып Приказчиков П.С., Ямашев Хәбибулла, Сәгыйдуллин (1919 елда сәнәкчеләр тарафыннан үтерелә), Судак А.Е., Галәветдинов, Р.М.Рамазанов, М.Тимофеев, В.В.Батыршин, Разин Таһир улы, Фәттахов Рамиль Шарип улы эшлиләр.