САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарманда 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә салынган мемориаль комплекс

Сарманда 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә салынган мемориаль комплекс
  • Тасвирлама:

    Мемориал 1997 елның 9 Маенда тантаналы рәвештә ачылды. Статуяның биеклеге – 5, киңлеге – 1,5 метр. Аның итәгенә урнаштырылган плитәләргә яу кырларында ятып калган, госпитальләрдә алган яралардан гомерләре өзелгән, сугышның утлы юлларында хәбәрсез югалган 6690 якташыбызның исемнәре уеп язылган. Ә плитәләр өстендә “Хәтер Уты” яна. Статуяның уң ягында өч метр ераклыкта якташыбыз – җәлилче, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше, фашист тоткынлыгында һәлак булган Зиннәт Хәсәновка багышланган стела куелган. Сул якта шулай ук якташыбыз – Советлар Союзы Герое Казаков Александр Афанасьевичка багышланган стела. Шушында ук Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларның исемнәре уеп язылган. Һәр елны 9 майда биредә митинг үткәрелә, һәйкәл итәгенә чәчәкләр салына. Мемориалдан ерак түгел – “Өч солдат” һәйкәле. Соңгы елларда аның янәшәсендә һава десанты, чик буе, инженерлык, диңгез һәм башка гаскәрләрнең ветераннарына багышланган истәлекле корылмалар – һәйкәлләр, стела һәм башкалар барлыкка килде. Комплекс – сарманлыларның яраткан урыны. Аның территориясен мәңге яшел чыршылар, июль башында бөтен тирә-юньгә хуш ис таратучы юкәләр бизи. Җәйге кичләрдә биредә уңайлы эскәмияләрдә яшьләр дә, өлкәннәр дә ял итеп утырырга яраталар. Янәшәдә генә Ял паркы булу да бик уңайлы. Бу сарманлыларның ялын тагы да тулырак һәм күркәмрәк итәргә мөмкинлек бирә.

  • Адресы:

    Сарман авылы, Ленин урамы, 16

Сарманда 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә салынган мемориаль комплекс. Сарман авылының үзәгендә Ленин урамында үзәк Ял паркы белән янәшә 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә мемориаль комплекс салынган. Ул 1997 елның 9 Маенда тантаналы рәвештә ачылды. Статуяның биеклеге – 5, киңлеге – 1,5 метр. Аның итәгенә урнаштырылган плитәләргә яу кырларында ятып калган, госпитальләрдә алган яралардан гомерләре өзелгән, сугышның утлы юлларында хәбәрсез югалган 6690 якташыбызның исемнәре уеп язылган. Ә плитәләр өстендә “Хәтер Уты” яна. Статуяның уң ягында өч метр ераклыкта якташыбыз – җәлилче, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше, фашист тоткынлыгында һәлак булган Зиннәт Хәсәновка багышланган стела куелган. Сул якта – Советлар Союзы Герое Казаков Александр Афанасьевичка багышланган стела. Шушында ук Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларның исемнәре уеп язылган. Һәр елны 9 майда биредә митинг үткәрелә, һәйкәл итәгенә чәчәкләр салына. Мемориалдан ерак түгел – “Өч солдат” һәйкәле. Соңгы елларда аның янәшәсендә һава десанты, чик буе, инженерлык, диңгез һәм башка гаскәрләрнең ветераннарына багышланган истәлекле корылмалар – һәйкәлләр, стела һәм башкалар барлыкка килде. Комплекс – сарманлыларның яраткан урыны. Аның территориясен мәңге яшел чыршылар, июль башында бөтен тирә-юньгә хуш ис таратучы юкәләр бизи. Җәйге кичләрдә биредә уңайлы эскәмияләрдә яшьләр дә, өлкәннәр дә ял итеп утырырга яраталар. Янәшәдә генә Ял паркы булу да бик уңайлы. Бу сарманлыларның ялын тагы да тулырак һәм күркәмрәк итәргә мөмкинлек бирә. Ә көндезләрен аннан балаларның шат авазлары яңгырый.