САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман районында Советлар Союзы Герое А.А.Казаков бюсты

Сарман районында Советлар Союзы Герое А.А.Казаков бюсты
  • Тасвирлама:

    Сарман районы Александровка авылында Александровка мәктәбе каршында Советлар Союзы Герое Александр Казаков истәлегенә бюст куелган. Шулай ук үзәк урам аның исеме белән аталган һәм һәйкәл урнаштырылган.

  • Адресы:

    Александровка авылы, Мәктәп урамы, 7

Советлар Союзы Герое Александр Афанасьевич Казаков 1917 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Сарман районы Александровка авылында крестьян гаиләсендә туа. Тулы булмаган урта белем ала. 1932 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Сарман районының «Ильич юлы» колхозында эшли. 1938 елда армия сафларына чакырыла. 1940 елда Свердловск хәрби пехота училищесын тәмамлый. Запаска җибәрелә. 1940-1941 елларда ТАССРның Яңа Чишмә районында «Кызыл Октябрь» совхозында идарәче булып эшли. 1941 елның июнендә фронтка чакырыла, 787 укчы полкында (33 армиянең 222 укчы дивизиясе) батальон командиры булып хезмәт итә. 1941-1942 елларда Көнбатыш, 1, 2 һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү өчен барган сугышларда, Ржев-Вязем операциясендә (1942), Белоруссияне азат итүдә, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. Ике тапкыр авыр яралана, контузия ала. Сугышта батырлык үрнәкләре күрсәтә. Белоруссия территориясендәге Могилев операциясе барышында аеруча аерылып тора. Аның командалыгындагы батальон 1944 елның 23 июнендә Проня елгасы аша чыга һәм Головичи (Могилев өлкәсе Горецкий районы) авылы районында дошманның оборонасын өзә, аның тере көченә һәм техникасына зур зыян китерә. Чигенүче дошманны эзәрлекләп, батальон 27 июньдә полкта беренче булып Днепр елгасын кичә һәм аның көнбатыш ярында плацдарм яулый, дошманның берничә контратакасын кире кайтара, аның 400 солдат һәм офицерын юкка чыгара, 150 кешене әсирлеккә ала. Днепрны кичкәндә полкка уңыш китергәне өчен, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән (24.03.1945) өлкән лейтенант Александр Казаков Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. А.А.Казаков 1944 елның 6 июлендә авыр контузия ала һәм госпитальгә озатыла, 1946 елдан капитан вазифасында запаска чыгарыла. Туган якларына кайта, шәһәр тибындагы Азнакай поселогында яши, машина-трактор станциясе (МТС) директоры булып эшли. Район Советы депутаты булып сайлана, 1950 елның 11 июнендә авариядә һәлак була, Азнакай поселогында күмелә. 1975 елда туган авылы Александровкага күчереп күмелә. Бүләкләре – Ленин ордены (24.03.1945), Кызыл Йолдыз ордены (24.08.1943), медальләр. Александровка урта мәктәбе укучылары батыр истәлеген кадерләп саклыйлар.