САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Яхшыбай авылы мәчете

Яхшыбай авылы мәчете
  • Тасвирлама:

    Яхшыбай авылы мәчете – Сарман районының Яхшыбай авылында урнашкан тарихи бина. Хәзерге вакытта аскы катында – фельдшер-акушерлык пункты һәм Дамир Гарифуллин исемендәге Яхшыбай авылы музее, өске катында авыл клубы урнашканнар.

  • Адресы:

    Сарман районы, Яхшыбай авылы, Мирная урамы, 20а.

1907 елда сәүдәгәрләр Мортаза һәм Гыйрфан Мусиннар Яхшыбай авылында ике катлы мәчет салдыралар. Аның беренче каты мәдрәсәнең уку сыйныфлары өчен бирелгән. Биредә Шәйхелислам Хәмиди, Камил Вахитов кебек күренекле дин белгечләре, язучы Фатыйх Сәйфи-Казанлы укыткан. 1913 елда анда 120 шәкерт белем алган. Укыту яңача алып барылган. Шулай ук Шәйхелислам Хәмидинең энесе Шакирҗан Хәмиди дә монда укыткан. Икенче кат гыйбадәт кылу өчен файдаланылган. Мәчетнең берничә керү юлы, ике залы, манарасы булган. Кайчандыр гөрләп торган, шәкертләр укыткан, мәдрәсәсе булган мәчет була. Аны төзегәндә бер ватык кирпеч кертмәгәннәр, измәсенә йомырка кушып изгәннәр, дип сөйлиләр. Хәзер дә стеналары бүген салынган төсле аның. Заманалар шаукымында манарасын гына саклап кала алмаганнар. Өске катында башлангыч мәктәп булган, ул 1975-1976 елларга кадәр эшләгән. Аскы катының икенче ягы 2011 елга кадәр авыл халкына кибет булып хезмәт итте, 2021 елдан анда Дамир Гарифуллин исемендәге Яхшыбай авылы музее урнаша. Бүгенге көнгә кадәр аскы катында – фельдшер-акушерлык пункты, өске катында авыл клубы булып хезмәт итә.