САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” муниципаль учреждениесе

“Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” муниципаль учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее 2010 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ачылды.

  • Сайт:

    https://sarman-muzei.kulturu.ru

  • Адресы:

    Сарман авылы, Куйбышев урамы, 31 А йорт

Музей фондында төрле предметлар саклана: рәсем, скульптура, кулланма сәнгать эшләнмәләре, нумизматик, этнографик материаллар, корал, документлар, сирәк китаплар һәм башкалар. Бүгенге көндә аларның саны – 1300 берәмлек. Музей эшчәнлегенең төп максатлары: – музей предметларын һәм коллекцияләрен саклау; – аларны ачыклау һәм җыю; – аңлату һәм белем бирү эшчәнлеге алып бару. Музей тарихи белемнәрне пропагандалый, районда яшәүчеләрне ил һәм дөнья мәдәниятен тагы да тулырак һәм тирәнрәк өйрәнүгә җәлеп итә. Аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә, эстетик һәм әхлакый яктан да үстерергә мөмкинлек бирә. Музейда дүрт – Сугышчан Дан, Хезмәт Даны, Туган якны өйрәнү һәм мәгълүмати-күргәзмә заллары эшли. Сугышчан Дан залы. Витрина һәм стендларда сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре һәм фотолары урнаштырылган. Корал үрнәкләренә, шәхси предметларга да урын бирелгән. Хезмәт Даны залы. Экспозициядә Сарман районы хезмәтчәннәренең кызыклы экспонатлары белән танышырга мөмкин. Туган якны өйрәнү залы. Экспозициядә йорт кирәк-яраклары, милли костюмнар һәм хайваннар дөньясына кагылышлы экспонатлар файдаланылган. Мәгълүмати-күргәзмә залы. Биредә язучылар белән очрашулар, презентацияләр, музей дәресләре уза, тарихи фильмнар карау оештырыла. Тел.: 8 (85559) 2-42-97 Эш сәгатьләре: дүш.: 8.00-17.00, сиш.-җом.: 8.00-16.00. Төшке ял: 12.00-13.00. Ял көннәре: шимбә, якшәмбе. E-mail: sarman.muzei@yandex.ru