САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Җәлил поселогындагы Дан Мемориалы

  • Тасвирлама:

    Бөек Ватан сугышында катнашучыларга монумент (Дан Мемориалы).

  • Адресы:

    Сарман районы, Җәлил поселогы, Җиңүнең 30 еллыгы урамы

Мемориал Мәдәният сарае мәйданына салынган. Ул 2005 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан сугыш кырларында ятып калган якташлар истәлегенә салынды. Мемориал стеладан, төп мәйданчыктан, мәңгелек ут белән йолдыздан тора. Янәшәсенә Д-44 и ЗИС-3 маркалы ике дивизия пушкасы урнаштырылган. Мемориалдан ерак түгел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан танк куелган. Мемориал диварына герой-шагыйрь Муса Җәлилнең ватаны – Мостафа авылыннан алып кайтылган туфрак салынган капсула урнаштырылган. Биредә бик күп чаралар үтә, шул исәптән – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан үткәрелә торган чаралар да.