САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Бакыр Тау

Бакыр Тау
  • Тасвирлама:

    Бакыр Тау – тау токымнарын эшкәртү сәнәгате тарихи истәлеге. Сарман районы үзәге янәшәсендә урнашкан туристлык объекты. ХVIII гасырдан калган, тикшерелгән һәм әле дә сакланган иң иске рудниклардан санала. Мәгарә озынлыгы 2000 метрга җитә. Эчендә бозылмый торган, чиста сулы күл бар. Һава температурасы +7 С.

  • Адресы:

    Сарман районы, Сарман авыл җирлеге

Бакыр чыгарылган мәгарәләрнең бүгенгә кадәр бик азы гына сакланып калган. Белгечләр аңлатуынча, моның сәбәбе элекке вакытта кулланылган технологияләргә бәйле. Сармандагы рудникларда җир асты юлларын гөмбәз сыман итеп казыганнар. Почмаклап казылганнарын исә күп очракта агач белән терәткәннәр. Вакыт узгач, агач черегән, һәм мәгарәләр ишелә барган. Сармандагыларының үзенчәлеге аларны бүгенге көнгә кадәр саклап калган. Петр I заманында Россиядә металлургия сәнәгатен үстерү сәясәте Кама елгасы бассейнында тимер һәм бакыр кою заводларының артуына китерә. Шул заманнарда Ык, Мәллә, Минзәлә, Зәй, Чишмә елгалары тирәсендә бакыр рудниклары ачыла, берничә завод салына. Кама аръягын колонизацияләү әнә шул заводларны төзү эше белән дәвам итә. Бу эшне Строгановлар башлап җибәрә. Демидовлар, Твердышевлар, Мясниковлар, Красильниковлар, Мосоловлар бик зур байлыкка ия булалар. Каманың түбән агымында иң өлкән бакыр заводларының берсе Саралы бакыр эретү заводы була. Заводка Каманың сул ягындагы күп кенә рудниклар (шул исәптән, Сарманның бакыр базы) караган. Күренекле сәяхәтче hәм галим Николай Рычков ХVIII гасыр башларында бу яклар тарихын, бакыр базын өйрәнә. Мәгарәгә кечкенә генә тишектән эчкә узу өчен бераз тырышырга туры килә. 15-20 метр ара узгач, керү юлы киңәя, һәм анда басып йөрергә мөмкин. Алда үзеңне ни көтәсен белмисең. Әмма барыбер ниндидер серлелек кызыктыра. Сарманлыларның хыялы – бирегә туристларны җәлеп итү. Дөрес, бер мәгарә белән генә туристларны кызыктырып булмый. Сармандагы тарихи рудникларны зур туристик маршрутның бер өлеше итеп тәкъдим итәргә мөмкин. Монда район халкы гына түгел, республикадан, башка төбәкләрдән дә кунаклар, хәтта чит илләрдән дә белгечләр киләләр.