Илсөя Бәдретдинова: «Больница. Онкология. Дару исе...»

«Больница... Онкология... Дару исе...Тып тыныч... Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә.

Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Барысы да бер исем астында. ПАЦИЕНТ! Барлык сөйләшүләр бер темага. СӘЛАМӘТЛЕК. Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы... Бу һәркемгә кагылырга мөмкин... Кеше - бәхетле чагында, БӘХЕТЛЕ икәнен, сәламәт чагында СӘЛАМӘТ икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк...» Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасындагы моңсу уйланулары белән халыкны борчуга салды. Ләкин, борчылырлык сәбәп юк, артист тамашачыларын тынычландырырга ашыга. «Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу больницадагы һәрбер табибка, мед. персоналга башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы алар кулында... Бик зур хөрмәткә лаек профессия - ТАБИБ»,  - дип табипларга дан җырлый Илсөя. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, дуслар!
Чыганак: http://sahne.ru/news/xeberler/ilsya-bdretdinova-bolnitsa-onkologiya-daru-ise

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.