Аны язмыш сынаулары сындыра алмады
Җәмгыять

Аны язмыш сынаулары сындыра алмады

Өйлә авышып килә иде. Флер, фермадан кайтып, капка тоткасына үреләм дигәндә, арттан хат ташучы кызның тавышы ишетелде: – Флер абый, сиңа хат бар иде. – Рәхмәт, сеңлем!

Дәүләт гербы сурәте төшерелгән конвертны кулына алгач, әллә ниләр уйлап бетерде: «Берәр хәвефле хәбәр булмасын». Конвертны ачкач, ул шик-шөбһәләр, кысыр болытлар кебек, юкка чыкты. Хат улының командирыннан иде. Флер тын да алмый укыды: «Хөрмәтле Флер Җиһандарович! Сезнең улыгыз – өлкән матрос Илгиз Зиятдинов Россия Федерациясе чик буе гаскәрләренең хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Аңа тиз йөрешле катер экипажы составында ил чикләрен саклау бурычы йөкләнгән. Ул хәрби өйрәнүләрдә, махсус операцияләрдә үзен белемле, кыю, тәвәккәл матрос итеп танытты. Шундый кыю, батыр диңгезче үстергәнегез өчен рәхмәт! Часть командиры Александр Молодянов».

– Булдыргансың, улым! – дип куйды Флер үзе дә сизмәстән.

Күзләрендә шатлык катыш моңсулык чаткылары сибелеп киткәндәй булды. «Әниең исән булса, аның да сөенече эченә сыймас иде», – дип куйды авыз эченнән. Уйлар йомгагы сүтелде.

...Бөтен җирне акка күмеп, кырпак төшкән көн иде. Шул көнне Сәриясе салкын гүргә керде. Флер зират капкасын соңгы кеше булып япты. Тик аяклары атларга теләмәде. Улларын кочаклап, хәтсез генә капка төбендә басып торды. Битенә энҗе кар бөртекләре сибелеп үтте, әллә нинди төс-рәвешләргә кереп, күз алдында биеде. Я ак халат кигән Сәриясе сурәтенә керде, я болыннар артыннан йөгерешкән йөгәнсез җилләр белән аның тавышын китергәндәй булды:
– Йөрәк парәләремне ятим итмә, какма, бәгърем!..

Башкайларын кая куярга белмәде Флер ул көннәрдә. Ничек матур яшәделәр, бәхетле иде алар! Бәхет касәсе тула башласа, түгелә икән ул. Сәриясе яман чирдән 34 яшендә өзелде. Туфанның Әлмәндәре әйтмешли, живадурдай ир-егетнең улларын кочаклап үкси-үкси елыйсылары килде. Әмма күз яшьләре чыкмады. Бары, бәргәләнә-бәргәләнә, җаны сыкрый, йөрәге кысып-кысып сулкылдый иде. Ярый, эчен бушатырга, хәсрәтен бүлешергә әнисе исән иде әле.

– Ул кадәр бетеренмә, балам. Ашау-эчүдән калдың. Нишләмәк кирәк, кеше гүрләренә кеше керми. Әҗәленә тигән рәнҗү булгандыр. Инде йөртмәгән җирең, күрсәтмәгән врачың калмады. Балалар турында уйла, – дип юатты.

Килененең гүр туфрагы суына төшкәч, читенсенеп кенә, улының тел төбен тартып карады:

– Гомерең салкын түшәктә үтмәс бит, балам. Балаларга үги булса да, әни дигәндәй, үзеңә тиң берәр миһербанлысы чыгып куймасмы?

Тегесе шунда ук кырт кисте:

– Йөрәк чыбылдык түгел бит, әнкәй. Аны теләсә кем алдында җәеп куеп булмый бит.

Сарман кызы иде ул. Армиядән кайткач, Флер ветстанциягә эшкә керде. Мал табибларын йөртте. Ә Сәрия алар оешмасына бер йорт аркылы гына яши. Эшкә йөгергәндә дә, инештән сулар китергәндә дә, кызга карап соклануларын яшермәде егет. Бер кичне аны озата китте. Күтәрелеп карарга оялган кыз «ә» димәде, «җә» димәде. Очрашулар ешайгач, теле ачылды, тагын. Егетнең кайнар кочагында йомарлаган май кебек эреде. Иреннәр, суга сусаган гөл кебек, иренгә үрелде. Айлы кичләрдәге очрашулар туй белән төгәлләнде.

Килен төшкәч, Җиһандар агай белән Тәзкирә түтинең болындай йортына, әйтерсең, икенче кояш керде. «Зиятдинныкыларга бәхет аякларына уралып керә», – диеште күрше-күлән. Дөрес сүзгә җавап юк. Күпне күргән, күпне кичергән карт белән карчыкка – ай кебек якты йөзле, сөйкемле килен, улларына – бөтерчектәй җитез гәүдәле чибәр хатын, Шәрләрәмә белән Кормаш авылы халкына күктән төшкән бәхет – медик! Флер да, читтә аяк ите ашатып йөрмәм, дип, туган авылына кайтты. Сөт машинасына утырды. Мактанып әйтүе түгел, фермадан көн саен тонна-тонна сөтне заводка илтүдә минут та өзеклек китермәде. Машинасы, яңа гына завод конвейерыннан төшкән кебек, ялт итеп торды, сәгать кебек эшләде. Һәр эшне төгәл, аксакаллар әйтмешли, ефәк белән чиккән кебек башкарган кешене һәр җирдә яраталар, ышаналар. Флер белән дә шулай булды. Җитәкчеләр: «Синнән дә лаек, ышанычлы кеше юк», – дип, күпмедер укытып, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы эшен йөкләделәр. Шул йөкне 24 ел тартты. Сәриясе көнозын авырулары янында булды.

Шәрләрәмәдә процедураларын бетергәч, иңенә ашыгыч ярдәм сумкасын сала да, Кормашка йөгерә. Һәр йортта «кызым» дип каршы алалар үзен. Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгән гаиләдә, тансыклатып, балалар туа. Күптән сабый тавышы кермәгән йортка яңа нур, ямь өстәлә. Әби-бабай, бала баласы балдан татлы, дип, оныкларын алларыннан төшермиләр.

Рәхмәт яусын! Тездән төшкәч тә, көйдерми оланнар. Тере, ушлы булдылар. Авыл баласы тиз үсә бит ул. Бот буеннан кул арасына керә башлый. Флерныкылар да мәктәптә яхшы укыйлар. Дәрестән соң урамда трай тибеп йөрмиләр, йорт эшләрендә булышалар. Җәйләрен, каникул көннәрендә, паркта, яшелчә, алма бакчасында эшлиләр. Өлкәне Илгиз техника арасында кайнаша. Энесе Илмир – бүтәнчәрәк: ул, өлкәннәрдән кача-поса, шигырьләр яза. «Сабантуй»да, «Көмеш кыңгырау» газеталарында басылган язмалары, редакциядә эшләүче апа-абыйларының: «Шигырьләрең матур, энекәш! Язуыңны туктатма, каләмең тутыкмасын!» – дигән нәсихәтле хатлары әле дә әбиләренең сандыгы төбендә саклана.

Телләре ачылу белән, кайчан карама, бабалары янында мәш килделәр. Аның фронт хатлары, фотолар белән тулы күн букчасын шулар гына туздырып бетерде. Әнә берсе бабасының гимнастеркасындагы медаленә төртеп күрсәтә дә: «Бабай, бабай, бу нинди тәтәй?» – дип сорый. Тегесе ачуланмый, сабыр гына: «Тәтәйне түшкә такмыйлар, улым. «Ворошиловский стрелок», ягъни мылтыктан төз аткан өчен бирелгән медаль ул», – ди.

– Башыңдагы «буранка» дамы? – дип өсти икенчесе.

– «Буденовка» дигән баш киеме ул. Сугышка тикле шуны киеп йөрдек. Менә сез дә мәктәпкә йөри башлагач, укытучы апа-абыйларыгыз Ворошилов, Буденный кебек яу бөркетләре, легендар полководецлар турында җентекләп сөйләрләр, – ди карт фронтовик.

Ул үзе армиягә 1939 елны алына. Инде хезмәт срогы тула, өйгә кайтам, дип канатланып йөргәндә, Герман сугышы башлана. Фронт юллары Австриягә кадәр сузыла. Туган йортына кайту бәхете җиде елдан соң гына насыйп була. Сугыш елларында йончыган колхозны аякка бастыру өчен, алны-ялны белми эшли. Пенсиягә чыккач та, өйдә кул кушырып утырмый.

Әбиләре Тәзкирәне әйтәсе дә юк. Сугыш елларында урагын да ура, көлтәсен дә бәйли. Кышларын айлар буе Сүбәләк урманнарын кисәргә йөри. Аннан озак еллар кош карауда була. Сарманнан, Казаннан алдынгылык өчен алган бүләкләре белән өй тула.

Оныклар да әби-бабай, әтиләре йөзенә кызыллык китермиләр. Илгиз, мәктәпне тәмамлагач, Ижау югары юридик көллиятенең Чаллы филиалына укырга керде. Юрист – хокук белгече дипломы алды. Шул язны армиягә чакырдылар. Язмыш, диген, ә! Диңгезне түгел, ишкәкле көймәне дә киноларда гына күргән егет Тын оекан флотының Амур флотилиясенә эләкте.

Энесенең иҗат белән шөгыльләнүе яшьлек мавыгуы булгандыр, күрәсең. Кулына аттестат алуга, ул да абыйсы укыган көллияткә керде. Шулай итеп, бер оядан ике юрист чыкты. Матур гаиләләр кордылар, киленнәр «әти» дип өзелеп торалар. Тупчындай биш онык үсә.

Вакыт атын туктатып булмый. Аның үз законнары. Рәхәт яшәсәң дә, михнәт чиксәң дә, гомер уза. Әйе, Сәриясе васыятенә хыянәт итмәде ул. Балалары ятимлек ачысын эчмәсеннәр дип, бөтенесен эшләде: какмады, сукмады, авыр сүзләр белән йөрәкләрен җәрәхәтләмәде. Әбиләре дә башларыннан сыйпап кына торды. Шуңа канатлары каерылмады. Үзләренең хыял үрләренә нык басып менделәр.

Авариядә кабыргалары, муены сынса да, аяк-куллары яраланса да, сынмады Флер. Исерек бер шофер аркасында ясалган фаҗигане «күрәчәк булгандыр» дип үткәрде. Рәхмәт Чаллы табибларына, аны аңга китерү, аякка бастыру өчен, бөтенесен эшләделәр. Туганлык җебен күз карасыдай саклаган Зөфәр абыйсы, Розалия сеңлесе айга якын яныннан китмәделәр. Шулар, Гөлфирә сеңлесе, аларның һәм балаларының, улларының «әткәебез» дип өзелеп торулары аңа яшәргә көч, дәрт-дәрман бирә.


Нет комментариев