Агымдагы елның сентябрь аенда район судында транспорт руле артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утыру белән бәйле 2 эш каралды.
Беренче эш аеруча гыйбрәтле. П. безнең районга Россия төбәкләренең берсеннән килгән һәм теркәүсез яши. Өйләнмәгән, эшләми. Сарман районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясының 2025 елның октябрь аенда чыгарылган карары нигезендә ул инде административ җаваплылыкка тартылган була. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып, аларның исереклеккә медицина тикшерүе үтү турындагы таләпләрен үтәми. Аңа ун тәүлеккә административ арест салына. Ләкин П. моннан сабак алмый. 2026 елның гыйнвар аенда кабат хокук боза – алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыра. Өстәвенә ул транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән була. Өченчедән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, бу юлы кешенең сәламәтлегенә авыр зыян китерүгә дә сәбәпче була. Моның өчен ул шартлы рәвештә өч ел да алты айга – ирегеннән, ике елга транспорт руле артына утыру белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителә. Әлбәттә, ул үзенең законнарны бозуын, ярамаган гамәлләр кылуын һәм аларның әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыруларын да бик яхшы аңлый. Шулай булса да, озак та үтми, шул ук елның июнь аенда ул кабат хокук бозу юлына баса. Машина руле артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утыра, гаражлар яныннан поселокның Ленин урамындагы йортларының берсенә таба юнәлә. Биредә берникадәр вакыт туктап торганнан соң, кабат машинасына кереп утыра. Ләкин ерак китә алмый, полиция хезмәткәре тарафыннан тоткарлана. Исереклек билгеләре ачыктан-ачык күренеп торганлыктан, хокук сакчысы аңа алкотекторга өрергә тәкъдим итә. П. ризалаша һәм ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,1 мг алкоголь барлыгы ачыклана. П. дознание органнары белдергән гаепләү белән тулысынча ризалаша. Аның гаебе кире каккысыз дәлилләр белән раслана. Суд тарафыннан аңа Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының берничә маддәсе буенча гаепләү белдерелде. Ул руль артына, беренчедән, ЮХИДИ хезмәткәренең медицина тикшерүе үтү турындагы таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган хәлдә эчкән килеш утырган, икенчедән, алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә машина белән идарә иткәндә җинаять кылып, хөкемгә тартылган хәлдә утырган. Район суды, җәза билгеләгәндә, боларның барысын да – аның беренче тапкыр тоткарланганда медицина тикшерүеннән баш тартуын, исерек килеш руль артына утырып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуын, аңлы рәвештә җәмгыять өчен куркыныч гамәлләр кылуын, аның тормыш шартларын һәм билгеләнгән җәзаның хокук бозучының төзәлүенә һәм гаиләсенең яшәү шартларына нинди йогынты ясаячагын, психиатр белән наркологта исәптә тормавын да искә алды. Ә инде аның үз гаебен тулысынча тануы, кылган гамәлләре өчен үкенүе, үзенең һәм якыннарының сәламәтлек дәрәҗәсе җәзаны йомшартырга мөмкинлек бирделәр. Ләкин сынау срогы барышында П., авыр булмаса да, кабат җинаять кылды – шартлы рәвештә бирелгән җәза срогын үтү тәртибен бозды. Мондый очракта шартлы рәвештә билгеләнгән хөкемне кире кагаргамы яки калдырыргамы икәнлеге суд тарафыннан хәл ителә һәм кылынган җинаятьләрнең җәмгыять өчен куркынычлылык дәрәҗәсе искә алына. Суд «П. шартлы рәвештә бирелгән җәзадан сабак алмаган, әлеге җәза аның төзәлүенә йогынты ясамаган, шуңа күрә шартлы рәвештә билгеләнгән хөкемне үз көчендә калдыру мөмкин түгел» дигән нәтиҗәгә килде. Ул аның яңа җинаятьләр кылу ихтималын да искә алды. Алдагы хокук бозуы өчен җәза срогын үтмәвен дә истә тотып, шартлы хөкем кире кагылды, тагы да катырак җәза бирү: өч ел да алты айга – ирегеннән, дүрт елга транспорт руле артына утыру белән бәйле эшчәнлектән мәхрүм итү турында карар чыгарылды. П. җәза срогын колония-поселениедә үтәчәк. Ул суд залында ук сак астына алынды. Машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнде.
Күрше районнарның берсендә яшәүче Г. да 2024 елның октябрь аенда руль артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган була. Моның өчен ул ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган. Транспорт йөртү таныклыгын 2026 елның июнь аена кадәр тапшырмаганлыктан, аның җәза срогы 2028 елның 13 декабренә кадәр дәвам итәргә тиеш була. Ләкин агымдагы елның 13 июнендә ул кабат руль артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утыра, Минзәлә елгасы буеннан район үзәге урамнарының берсенә юнәлә. Кибеткә кереп чыгып, кабат машина руленә тотына һәм, артка чиккәндә, икенче бер автомобиль белән бәрелешә. Ләкин бу аны туктатып калмый, Г. алга таба да хокук бозуын дәвам итә – авария урыныннан качып китә. Хокук сакчылары аны Минзәлә елгасы буенда тоткарлыйлар, исереклек билгеләре ачыктан-ачык күренеп торганлыктан, алкотекторга өрергә тәкъдим итәләр. Г. өреп чыгарган бер литр һавада 1,2 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Тоткарланучы үз гаебен тулысынча таныды. Суд аның гаебен тануын, кылган гамәлләре өчен үкенүен, балигъ булмаган баласы барлыгын, психиатр һәм наркологта исәптә тормавын искә алды. Штраф салуны, транспорт йөртү белән бәйле эшчәнлектән вакытлыча мәхрүм итүне аның төзәлүе өчен җитәрлек чара дип санады, аңа 210 мең сум күләмендә штраф салу һәм ике елга транспорт йөртү белән бәйле эшчәнлектән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Суд, штраф күләмен билгеләгәндә, кылынган җинаятьнең авырлыгын һәм хөкемгә тартылучының матди хәлен, хезмәт хакы һәм башка керем алу мөмкинлеген дә искә алды. Аңа штрафның хөкем карары үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиешлеге аңлатылды. Әгәр хөкемгә тартылучы аны шул вакыт эчендә түләмәсә, әҗәте гаепледән мәҗбүри рәвештә эзләп алыначак, ә инде алга таба да карарны үтәмәсә, штраф Россия Җинаятьләр Кодексының 264,1 маддәсе 1 нче өлешендә каралган тагы да катырак җәза белән алыштырылырга мөмкин. Аңа штраф зур күләмдә салынырга яки ул озак срокка мәҗбүри эшкә җәлеп ителергә, яки ирегеннән һәм транспорт йөртү белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителергә ихтимал. Г.ның шулай ук машинасы да дәүләт файдасына конфискацияләнде.
Рөстәм Хәнипов, район суды рәисе
Фото: ясалма интеллект
Нет комментариев