Көзгә һәм кышка керү белән, янгыннар саны арта. Әйтик, узган елның шушы чорында районның торак секторында 8 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 2 кешенең гомере өзелгән. Бу исә – күпме йортка кайгы килгән, дигән сүз. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү һич кенә дә артык булмас. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Рөстәм ГАРИПОВ шулар хакында искәртә.
– Электр энергиясеннән файдаланганда, электр челтәренә бары тик төзек приборларны гына ялгагыз, аларны янмый торган өслеккә урнаштырыгыз. Эшләп торучы электр җиһазларын яна торган һәм агач конструкцияләргә якын куймагыз. Өйдән чыкканда, аларны сүндерергә онытмагыз. Телевизор, радиоалгыч, музыкаль үзәк һәм башкаларны (суыткычтан башка) розеткадан аерыгыз. Кулдан ясалган удлинительләрне кулланмагыз.
Электр челтәренә берьюлы берничә куәтле җиһазны – плитә, камин, чәйнек һәм башкаларны кушмагыз, чөнки бу артык йөкләнеш тудыра. Стандарт булмаган һәм кулдан ясалган предохранительләрне («җучок») куллану – куркыныч! Челтәрне артык йөкләнеш һәм кыска ялганыштан саклау өчен, бары тик заводта ясалганнарын гына файдаланыгыз.
Электр приборлары төзек һәм чиста булырга тиеш. Үткәргечләрне монтажлау һәм ремонтлауны бары тик белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз.
Газ һәрвакыт шартлау куркынычы тудыра. Фатирда газ исе булганда, ут кабызырга, ачык уттан файдаланырга, шырпы сызарга ярамый. Мондый очракта тиз арада авария хезмәтен чакырырга, ул килгәнче, бүлмәләрне җилләтә торырга кирәк. Газүткәргечнең кранын ачар алдыннан янындагы газ приборларының краннары ябыкмы икәнлекне тикшерегез.
Газ горелкасын кабызыр алдыннан иң элек шырпы сызарга, аннан соң горелка кранын ачарга кирәк. Һәрвакыт күзәтеп торыгыз – кайнап чыккан сыеклык горелка ялкынын сүндермәсен! Эшләп торучы газ приборларын күзәтүсез калдыру, плитә өстендә кер киптерү ярамый. Моннан тыш, газ баллоннарын биналарга кертү рөхсәт ителми. Җылы бинада алар эчендәге газ киңәя, шартлау була кала икән, аның нәтиҗәләре куркыныч булырга мөмкин.
Торактагы иң күп янгыннар саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыга. Аеруча караватта тарту куркыныч, бигрәк тә бу гамәлне исерекләр кылса.
Газ плитәсе янганда, камин, мич ягылганда яки электр приборлары эшләп торганда, балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Шырпыларны аларның кулы җитми торган урыннарда саклагыз. Еш кына янгыннарга кечкенәләрнең алар белән шаярулары сәбәпче була.
Баскыч мәйданчыгы, коридор, запас чыгу юлы янгын вакытында эвакуация юлы булып тора. Баскыч асларында кладовкалар ясау, коридорга һәм запас чыгу юлына әйберләр тутыру рөхсәт ителми. Подвалларны һәм чардакларны чиста тотыгыз. Ишегалдында, баскыч мәйданчыгыннан фатирга илтә торган коридорда өстәмә корылмалар салмагыз, мебель һәм башкаларны сакламагыз.
Янгын булганда яки төтен күренгәндә, 01 яки 101, 112 телефоннары аша кичекмәстән янгынкоткару хезмәтенә хәбәр итегез.
Нет комментариев