Мәхәббәт ул ялкынында яндыра да көйдерә, бер белмәгән кешеләрне сөендерә, сөйдерә. Ирек белән Иделия, икесе дә Сарманныкы булсалар да, очрашканчы, бер-берсен белмәгәннәр, юллары да кисешмәгән.
Ә быел октябрь башында алар законлы ир белән хатын булдылар. Яшьләрне Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә узган никах теркәве тантанасына чакырдылар. Республиканың берьюлы 45 пары, бер-берсенә тугрылык билгесе итеп, балдаклар алышты, мәңге бергә булырга вәгъдәләр биреште.
Тантана Россия Федерациясе субъектларының гражданлык хәле актларын теркәү органнары җитәкчеләренең Бөтенрәсәй киңәшмәсе кысаларында оештырылды. Анда безнең район Башкарма комитеты бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да катнашты.
– Сәхнәдә “Татарларның туй йоласы”н күрсәттеләр. Бу милли мәдәниятебезне барларга hәм гаилә гореф-гадәтләрен искә төшерергә ярдәм итте. Республикадан җыелган 45 кияү һәм кәләшнең сорауларга берьюлы “Әйе” диеп җавап бирүләре, беренче гаилә вальсы да бик тәэсирле булды, – диде ул, тантана мизгелләре белән уртаклашып.

Ирек белән Иделия Лотфуллиннар өчен мәңге истәлекле булачак бу көн. Бәйрәм чарасы яңа дуслар белән дә таныштырган, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткән. Якыннары арасында гына түгел, республикада да танылдылар алар хәзер.
Берсе – гимназия, икенчесе район үзәгендә урта мәктәп тәмамлаган яшьләр беренче күрешкән көннәрен дә яхшы хәтерлиләр. Гади бер очрашу киләчәктә аларның икесенең дә язмышларын хәл итә дә куя.
– Казан дәүләт (федераль) университетында икенче курста укыган елны берчак Сарманга кайтырга машина эзләдем. Шунда Ирекнең энесе Шамил миңа җавап язды. Аннан абыйсы белән икесе мине килеп алдылар. Берничә көннән Ирек миңа танышырга теләгәнен әйтеп язды. Шуннан очраша башладык, – диде Иделия.
Сарман кызы бүгенге көндә университетның 5 курсында белем ала. Ул инглиз теле укытучысы булачак. Ә Ирек Казан авиация институтын тәмамлаган, Казанда төзелеш өлкәсендә эшли. 3 ел очрашу дәверендә алар бер-берсен яхшылап өйрәнгәннәр.
– Ирек, беренче күрешкәндә үк, сабыр, кешелекле, намуслы күренде, ул шат күңелле. Нәкъ шул сыйфатлары белән үзенә тартты, – диде яшь кәләш.
Ә кызның ачык йөзле, мөлаем булуын ошата егет.
– Табышкансыз, танышкансыз, инде кавышкансыз да, ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Бер күрүдә гашыйк булуга ышанасыздыр, анысы хакында сорап та тормыйм, – дидем Иделиягә.
– Мәхәббәт – ул бер-береңә таяныч булу. Авыр чакта ярдәм кулы сузу, җилкәңне кую, шатлыкларны бергә бүлешү, – диде ул.
Ир-ат сүзе тәэсирлерәк тоелды. “Гаилә кору зур җаваплылык өсти. Мәхәббәткә корылса, ул ныклы була. Кадерле кешеңнең кәефен, хис-кичерешләрен игътибарлап, кирәк чакта юатып тору мөhим. Мәхәббәтне аны көн саен яңартып, ныгытып, саклап яшәргә кирәк. Аңлашылмаучанлыклар булганда, сабыр итсәң, бер-береңнән гаеп эзләмәсәң, кичерә белсәң, күпкә җиңелрәк, минемчә”, – диде Ирек.
Кем белә, бәлки, бу сүзләр аларның тату яшәү принципларына әверелерләр, тигез гомер итүнең матур үрнәге булырлар.

Яшьләр бүгенге көндә Казанда яшиләр. Без аларны кавышу көннәре белән тәбриклибез, тигез мәхәббәт, озын бәхетле гомер, татулык hәм гаилә иминлеге телибез.
Альбина Сабирова
Нет комментариев